Бүген, 18 сентябрь көнне, Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кайсы сайлау бүлекчәсендә теркәлгәнен белмәүче сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы махсус бүлектә моны ачыклый ала. Биредә шулай фамилияләрен табып, сайлаучылар исемлегендә дә үзеңне ачыклап була.